Урдалы авылында хәйрия концерты узачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалы авылында хәйрия концерты узачак

“Бердәмлектә – көч”.

Бу атнаның шимбә көнендә – 17 октябрьдә районыбызның Урдалы авылында махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Урдалы авылы «С любовью и молитвами» волонтер төркемнең филиалы булып тора, әлеге авылда шулай ук маскировка челтәре үрәләр.

Концерт программасында - иҗади волонтерлар чыгышлары һәм хәйрия максатларында акча җыю. 7 авыл волонтерлары: Федотовка, Кирлегәч, Яңа Сережкино, Яңа Иштирәк, Мордва-Карамалка, Мичурин, Сарабиккол чыгыш ясаячак.
Барлык җыелган акчалар хәйриягә юнәлдереләчәк. Сезнең катнашуыгыз –гомуми игелекле эшкә бәяләп бетергесез өлеш. 

Чара 18.00 сәгатьтә башлана. 

Күптән түгел генә «С любовью и молитвами» волонтер төркмнең хәйрия концерты Сарабикколда узган иде. 

 

 


Нет комментариев