Лениногорск шахматчыларының җиңү адымнары
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск шахматчыларының җиңү адымнары

17 октябрьдә Минзәлә шәһәрендә «С. Амутбаев кубогы» дип аталган XXI ачык республика шахмат турниры узды.

Анда Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Җәлил, Зәй, Чаллы, Алабуга, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә һәм Мөслимнән 76 уенчы швейцар системасы буенча 9 турда катнашты.

Шәһәребез вәкилләре уңышлы чыгыш ясадылар. Абсолют зачетта ФИДЕ остасы Владимир Шуваткин иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, җиңүче булды.

Иң яхшы «унлык»ка Ленар Садыйков һәм Максим Пушкарёв керде.

 

фотолар:  шахмат мәктәбеннән


Нет комментариев