Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанның ике мәктәбе пневмония аркасында дистанцион укуга күчкән

Казанның ике мәктәбе укучылар пневмония белән авыру сәбәпле дистанцион укуга күчерелде. Татарстан башкаласының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр.

«Салават күпере» торак районындагы 182нче лицей һәм шәһәрнең Киров районындагы 135нче мәктәп йогышлы авыру – хастаханәдән тыш пневмония таралуга бәйле рәвештә 30 ноябрьгә кадәр дистанцион укуга күчерелгән.

182нче лицейда пневмониянең – 13, ә 135нче мәктәптә 11 очрагы ачыкланган. Әлеге ике мәктәптә 3,8 меңнән артык бала белем алуга да карамастан, авыру йоктыруның башка очраклары әлегә теркәлмәгән.

Йогышлы чирләрне профилактикалау буенча санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә, авыруның ике очрагы теркәлсә сыйныф дистанцион укуга күчерелә, ә уннан артык очрак ачыкланса мәктәп яки балалар бакчасының эше вакытлыча туктатыла. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе күрсәтмәсендә кагыйдәләр әнә шундый.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда пневмония белән авыручыларның артуы күзәтелә, бу чирне күбесенчә микоплазма китереп чыгара. Әмма санитар табибларда Казан мәктәпләрен дистанцион укуга озатачаклар дигән мәгълүмат юк.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/magarif-idarase-kazannyn-ike-maktabe-pnevmoniya-arkasynda-distancion-ukuga-kucerelde-5896742

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев