Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күп балалы ялгыз аталар пенсиягә вакытыннан алда чыга алырмы?

Балаларын ялгыз тәрбияләүче күп балалы аталарга вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирергә кирәк.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Ул әзерләгән хат Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останинага юлланган, дип хәбәр итә RТ сайты.

Хәзер Россиядә ялгыз аталарның андый мөмкинлеге юк. Яңалык күп балалы гаиләләргә ярдәм итәргә, шулай ук ата булу статусын арттырырга мөмкинлек бирер иде, дип саный хат авторы.

«Югарыда әйтелгәннәр нигезендә, хөрмәтле Нина Александровна, «Иминият пенсияләре турында»гы федераль законның 32 маддәсенә балаларын ялгыз тәрбияләүче күпбалалы аталарның вакытыннан алда пенсиягә чыгуын күздә тота торган үзгәрешләр кертү проектын эшләүне башлап җибәрүегезне сорыйм», – дип язылган мөрәҗәгатьтә.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kp-balaly-yalgyz-atalar-pensiyag-vakytynnan-alda-chyga-alyrmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев