Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Яшьләр үзәге белгечләре мөмкинлекләре чиклеләр өчен мастер-класс үткәрде

Мастер-класс «Көзге агач» дип аталды.

 

«ADVANCE»-«Добрая мастерская» ("Игелекле остаханә") проекты кысаларында Лениногорск Яшьләр үзәге  белгечләре "Дари добро" оешмасында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен мастер-класс үткәрделәр. Бу хакта үзәк социаль челтәрдә хәбәр итә.

Мастер-класс вакытында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр төсле дөгене кулланып, аппликация ясадылар. Аппликация көзге темага багышланды.

Бу эштә  Лига Студентов  һәм музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы волонтерлары ярдәм иткән.

"Социаль әһәмияткә ия булган проект Татарстан Яшьләр министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла", - дип хәбәр итә Яшьләр үзәге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев