Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында төлке азган

Карагай авылыннан шалтыратып хәбәр иттеләр: - Авылыбызны төлке басты. Халыкның тавыкларын да чүпли башладылар. Караңгы төшкәч урамга чыгарга куркабыз. Берсен клуб янында атканнар иде, хәзер шунда күпләп киләләр. Кемгә мөрәҗәгать итәргә дә аптыраган, бәлки, сез ярдәм итә аларсыз дип, редакциягә шалтыратты Карагайдан Ралия Гайнанова. Әлеге үтенечне район дәүләт ветеринар берләшмәсенә...

Карагай авылыннан шалтыратып хәбәр иттеләр:

- Авылыбызны төлке басты. Халыкның тавыкларын да чүпли башладылар. Караңгы төшкәч урамга чыгарга куркабыз. Берсен клуб янында атканнар иде, хәзер шунда күпләп киләләр. Кемгә мөрәҗәгать итәргә дә аптыраган, бәлки, сез ярдәм итә аларсыз дип, редакциягә шалтыратты Карагайдан Ралия Гайнанова.


Әлеге үтенечне район дәүләт ветеринар берләшмәсенә шалтыратып хәбәр иттек. Начальник урынбасары Илсияр Резчикова җәнлекләрне аулау белән шөгыльләнүчеләргә үзем әйтермен, дип ышандырды. Бераздан шалтыратып:

- Безнең районда әлеге эш белән "Рысь" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять шөгыльләнә. Алар Карагайда төлкеләрнең авылга төшүе турында хәбәрдар, кайберләрен атканнар да инде. әмма кар аз булу сәбәпле, буран белән кырга чыга алмыйлар, шуңа да бу эш вакытлыча тукталган. Якын арада анда барырга, төлкеләрне ауларга вәгъдә бирделәр", диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карагай