Лениногорскида 400 нче бала туган
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 400 нче бала туган

Лениногорск ЗАГС бүлегендә 400 нче бала тууы теркәлде.

Сабый Сайрахмоновлар гаиләсендә дүртенче бала булып туа. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ата-ананы шатлыклы вакыйга белән котлады, яңа туган уллары тормышында беренче төп документ — туу турында таныклык тапшырды. Сабыйга ныклы сәламәтлек, бәхет, якты киләчәк кенә телибез.

Мәгълүмат Лениногорск ЗАГС бүлегенең ВКонтакте челтәреннән


Нет комментариев