Лениногорскида Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне үтте
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне үтте

Лениногорскида Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан чара үткәрелде.

Лениногорск Мәгариф идарәсендә шәһәр администрациясе вәкилләре, дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре, укучылар, укытучылар һәм башкалар катнашты. 

Лениногорск башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов:

"Һәрбер юл-транспорт һәлакәте артында язмышлар тора. Юлларда аварияләрне булдырмыйча, юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрик. Һәр машина йөртүче, җәяүле, пассажир, велосипедчы үз тормышының кадерен белергә тиеш. Без үзебезнең өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең тормышы өчен дә җаваплы",- дип әйтте үз чыгышында.

Мәктәп укучылары юл кагыйдәләре, машина йөртүчегә дип атап язылган плакатлардан күргәзмә оештырды. 

Фото һәм мәгълүмат Марат Гирфановның шәхси Телеграм-каналыннан


Нет комментариев