Фатирларның барлык төрләрен арендалау кискен кыйммәтләнгән, дип яза «Шәһри Казан» сайты. Лениногорскида фатирны арендага алу ничә сум тора?
Фатирны сату, арендалау турында мәгълүмат тупланган махсус челтәргә керсәң, Лениногорскида 1 бүлмәле фатирны арендага алу бәясе 7 меңнән башлана, шуңа өстәп торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә аерым түлисе. Шулай ук, 1 бүлмәне фатирны 11 һәм 12 мең сумга (коммуналь хезмәтне кертеп) арендага бирүчеләр дә бар.
2 бүлмәле фатирны 14 меңнән алып 20 мең сумга кадәр арендага бирәләр. Мәсәлән, 20 мең сумга арендалауга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә кергән.
Казанда бер бүлмәле фатирны арендалау уртача - 25 - 35 мең чамасы (коммуналь хезмәтне кертеп).
Нет комментариев