Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида медсанчасть поликлиникасы ремонттан соң пациентларны кабул итә

Уңайлы, якты, җайлы – әнә шулай берничә сүз белән Лениногорск үзәк район хастаханәсенең медсанчасть поликлиникасын капиталь ремонттан соңгы үзгәреше турында әйтеп булыр иде.


Лениногорскиның медсанчасть поликлиникасында узган ел дәвамында  капиталь ремонт эшләре барды. Шулай булса да, пациентларны кабул итү тукталып тормады, медсанчасть стационарында кабул иттеләр.

Күптән түгел, 28 гыйнварда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче урынбасары Альмир Абашев катнашында поликлиниканың беренче һәм икенче катлары капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә ачылды.

Менә икенче атна дәвамында медсанчасть поликлиникасы уңайлы бинада пациентларны кабул итә.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе медсанчасть структур бүлекчәсе мөдире Тимур Хәсәнов әйтүенчә, поликлиникада тулысынча үзгәрешләр булган. Кабинетларда перепланировка, яңа түшәмнәр, идәннәр, җылыту системасы, яктылык, вентиляция – барысы да яңадан ясалган. “Менә, күргәнегезчә, кабинетлар да иркенәеп китте. Яңа мебельләр кайтты. Беренче катта кичектергесез ярдәм кабинеты  һәм регистратура эшли. Икенче катта ике терапевт кабул итә, процедура кабинетлары. Боларга өстәп хирургия кабинеты ачылды”, - дип сөйли Тимур Дамирович.

Аның әйтүенчә, процедура кабинетында анализга биоматериаллар алына һәм үзәк район хастаханәсенең үзәкләштерелгән лабораториясенә илтәләр.

Тимур Хәсәнов киләсе атнада УЗИ кабинеты эшли башлаячагын хәбәр итте. Монда бүгенге көндә кирәкле җиһазлар урнаштыру бара. Медсанчасть поликлиникасының өченче катында да ремонт башланган, шунлыктан белгечләрнең бер өлеше медсанчасть стационарында кабул итүен дәвам итә. Өченче катта ремонт төгәлләнгәч, анда тагын өч участок терапевтлары кабинеты, процедура кабинеты һәм тар белгечләр кабинеты эшли башлар дип көтелә. Тимур Хәсәнов әйтүенчә, өченче катта  эшләр 70 процентка төгәлләнгән. Көн саен монда 300ләп пациентларны кабул итәчәкләр.

Медсанчасть поликлиникасында капиталь ремонт “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының  “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында эшләнгән.

Әнә поликлиникага табибка күренергә килгән Зөһрә Мостафина шулай ук үзгәрешләр турында бары уңай фикердә генә. “Ремонттан соң беренче килүем әле. Бик матур килеп чыккан. Элек коридор таррак иде, хәзер киңәйгән, идәндә иске линолеум урынында матур плитәләр. Мин табибка дәүләт хезмәтләре порталы аша язылып килдем. Бу хезмәт миңа уңайлы, җайлы. Язылган вакытка килдем, чират та зур түгел”, - ди ул.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары
 


 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев