Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида өстәмә керем тәкъдим итеп, хатын-кызның 300 мең сум акчасын алалар

Лениногорск эчке эшләр бүлеге 20-21 март аралыгында оператив хәлне хәбәр итә.

Шушы ике көн эчендә эчке эшләр бүлегендә 78 мөрәҗәгать теркәлгән. Шуның 9ы - җинаятьләр буенча, административ хокук бозулар - 12. ЮХИДИ линиясе буенча 35 беркетмә төзелгән.

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 1989 елгы хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа өстәмә эш тәкъдим итеп, алдап, аның 300 мең сум акчасына ия булганнар. Әлеге факт буенча "Мошенниклык" җинаять эше ачыла.

Эчке эшләр бүлегенә 1959 елгы хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул бер ир-атның  ачык фатир ишегеннән кереп, аның 15 мең сум акчасын урлавын әйтә, әлеге кешене җинаять җаваплылыгына тартырга сорый. бу факт буенча 1982 елгы ир-ат тоткарланган.

 

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев