Лениногорскидагы хатын-кызның тормышын Әлмәт табиблары саклап калган
Операцияне тромбларны алуның яңа технологиясе ярдәмендә ясаганнар.
Ашыгыч ярдәм бригадасы Лениногорскида яшәүче 49 яшьлек хатын-кызны авыр хәлдә, кискен ишемик инсульт белән Әлмәт күппрофильле хастаханәгә алып килә. Хатын-кызның сул аяк-куллары тоймый башлаган була, шулай ук сөйләме дә аңлаешсыз булган.
Табиблар баш мие инфаркты диагнозын куя. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Операцияне прогрессив әз травматик ысул белән тромбларны алуның яңа технологиясе ярдәмендә ясаганнар. Операция өстәлендә үк пациентның хәрәкәтләнүе барлыкка килгән, сөйләме дә яхшырган.
Хастаханәдә ятып, сигезенче тәүлектә пациентны чыгарганнар. Күптән түгел ул 50 яшьлеген үткәргән.
Чыганак: https://almetievsk-ru.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев