Лениногорскилы алтын чылбыр урлаган өчен хөкем ителде
38 яшьлек ир-ат узган елның октябрь аенда урлауга барган.
Урамда йоклап яткан исерек ир-атны күреп, муенындагы 50 мең сумга якын алтын чылбырын өзгән.
Судта ир-ат үз гаебен таныган. Суд аңа реаль срок бирмәгән. Ул ел дәвамында сынау срогында булачак.
Фото: "Лениногорск-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев