Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы дача сатам дип, 30 мең сумнан колак каккан

Интернет челтәрендә урнаштырылган белдерүләр һәм игъланнарны, мошенниклар үз файдаларына бик уңышлы куллануларын дәвам итәләр.

Шушы көннәрдә Лениногорскида яшәүче 59 яшьлек ир кеше үзенең шулар корбаны булуы турында эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткән. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, ул интернет сайтларының берсенә дачасын сату турында белдерү урнаштырган. Озак та үтми аның дачасын сатып алырга теләген белдереп билгесез ханым шалтыраткан.

 Ул лениногорскилыга сайттан белдерүен алырга кушкан,  үзенең дачаны дөрестән дә алачагын дәлилләп, алдан 50 мең сум түләп куячагын әйткән.  Әмма моның өчен бер шарт үтәлергә тиеш, ул да булса –  ир кешегә банкоматка барып, үзенең банк картасы белән ханым әйткән берничә операцияне башкарырга кирәк булган, шулай эшләгәндә генә ханым акча күчерә ала икән. 

Бернәрсәдән дә шикләнмәгән ир кеше банкоматка барып, үзеннән таләп ителгән операцияләрне башкарган һәм аның картасыннан 30 мең сум акча,  көтмәгәндә, билгесез юнәлештә очып киткән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре билгесез ханымның шәхесен ачыклау буенча оператив-эзләнү эшләре алып баралар. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Отдал мошенникам 160 тысяч Лениногорскилы дача сатам дип, 30 мең сумнан колак каккан