Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар татарча диктант язды

26 нчы ноябрьдә Лениногорскида Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе узды.


Татарча диктант барлык шәһәр һәм район мәктәпләрендә үтте, ә диктант язарга теләк белдерүчеләрне шәһәрнең 4 нче мәктәбенә чакырдылар.

4нче мәктәптә узган акциядә укытучылар, укучылар, ата-аналар,  “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары,  Г.Тукай исемендәге китапханә, 13нче ТОС хезмәткәрләре,  “Аталар советы” вәкиле, мәгариф идарәсе методисты һәм барлык теләүчеләр катнашты.

Лениногорскилылар язучы Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар” әсәреннән өзек яздылар, анда 195 сүз иде.

 Диктант үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылды. Диктант составында югары квалификацияле татар теле укытучылары булган комиссия тарафыннан тикшереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев