Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыны мошенниклар миллион ярымга алдаган

Лениногорскида 1969 елгы ир-ат 1 миллион 555 мең сум акчасын мошенникларга тапшырган.

Аның Эчке эшләр бүлегенә язга гаризасыннан күренгәнчә, аның телефонына җитәкчесеннән смс-хәбәр килә. Ул анда, ир-ат белән тиздән саксызлык буенча куратор элемтәгә чыгачак, берничә сорауга җавап бирергә кирәк, ди. 

Берничә минуттан соң ир-атка «куратор» шалтырата һәм аның счетыннан билгесез кешеләр акча алырга һәм аның исеменә кредит рәсмиләштерергә телиләр, ди. Шалтыратучы ир-атка аның, шулай ук, ВСУ ярдәмчесе һәм Ватанга хыянәтче булырга мөмкин булуын, үзен реабилитацияләү өчен хезмәттәшлек итәргә кирәклеге турында әйтә.

Лениногорскилы куркып кала һәм барысына да ризалаша. Банк счетында булган барлык акчаларын «куркынычсыз» счетка, шуның өстенә тагын банктан кредит рәсмиләштереп, анысын да күчерә.

Ир-атның шикле кешеләр белән сөйләшүен туганы ишетә һәм аларның мошенниклар икәнен аңлап алып, телефонын өзә. Соң була шул, ир-ат миллион ярым акчасыннан коры кала. 

 

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев