Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

25 яшьлек лениногорскилынының өендә наркотик табалар

Лениногорск полиция бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Лениногорск-Тимәш авыллары арасындагы юлда «ВАЗ-2113» машинасын тикшерү өчен туктата.


20 яшьлек җирле кеше идарә иткән машинада бер пассажир да була. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшүчеләр руль артында утыручының документларын тикшергәннән соң, машинаның салонын да тикшерергә карар кылалар.  Инспекторлар машинадагы көл савытыннан, ябыштыручы тасма белән уратылган төргәк табып ала. Пассажир егет төргәктә наркотик матдә булуын һәм төргәкнең хуҗасы үзе булуын таный.

Яшь кеше наркотик матдәләрне интернет-кибет аша сатып алуын һәм алар өчен акчаны онлайн-банк аша күчерүен әйтә. Озак та үтми аның телефонына наркотиклар яшерелгән урынның координатлары белән хәбәр килә. Алырга бару өчен ул машиналы танышына мөрәҗәгать итә һәм алар “посылка”ны бергә барып алалар. Егет наркотикларны үзе өчен генә сатып алуын әйтә.

Суд-химия экспертизы төргәктә гомуми авырлыгы шактый зур, 2, 96 грамм булган наркотик матдә – гашиш булганлыгын ачыклый. Наркотиклар белән тотылучыга карата тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексы 228 нче маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Яшь кешеләрнең икесенә карата да беркетмә төзелгән. Алар медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен җәза алачак.

“Җәза турында карарны суд эш материалларын караганнан соң кабул итәчәк. Ул дүрт мең сумнан алып, биш мең сумга кадәр административ штраф салуны яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алуны күздә тота", - дип билгеләп үтте Лениногорск районы буенча наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге  начальнигы, полиция майоры Рамил Раупов.

Шикле 25 яшьлек ир-атның яшәү урыны буенча тентү үткәрелгән. Полиция хезмәткәрләре аның беркайда да эшләмәвен,  әнисе белән генә яшәвен ачыклаган, яшь кешенең өендә дә наркотик матдәләр саклавын ачыклый. Өстәл тартмасыннан киптереп-ваклап куелган үсентеләр таба. Суд-химия экспертизасы аларның да составында наркотик матдә булган, киндер икәнен  ачыклый. Табылдыкның авырлыгы 117 граммга якын була.

Яшь кешегә карата  буенча җинаять эше кузгатылды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев