Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилының Лада Гранта автомобиленә ут капкан

Лениногорскиның Кутузов урамы, 5нче йорт адресы буенча парковкага куелган Лада Гранта автомобиленә ут капкан.

Машина тулысы белән янып беткән. Автомобильнең 1965 нче елгы хуҗасына 500 мең сумлык зыян килгән.

66 нчы янгын сүндерү бүлегенә машина яну турында  чит кешеләр хәбәр иткәннәр. Алар Лада Грантаның эчке ягы яна башлаганын күреп алганнар. Әмма машинаны инде коткарып калырлык булмаган.

Янгын 2013 нче елда чыгарылган транспорт чарасын бөтенләй яраксыз хәлгә китергән. Янгынга каршы хезмәт бүлегендә ут кабуның сәбәбе автомобиль механизмнары һәм төеннәренең ватык булуы дип фаразлыйлар. Машина иминиятләштерелгән булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X