Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 340 эш бирүчесе Пенсия фондына хисап бирмәгән

Россия Пенсия фондына хисап бирү кампаниясе тәмамланырга вакыт күп калмады, ул 15 майда тәмамлана, ә май каникулларын исәпкә алсаң, хисап тотар өчен бары 7 көн калды, дип хәбәр итә Лениногорск шәһәренең Пенсия фонды идарәсе. Хисапны вакытында бирү страховка взносларының страховкаланган затларның исәп-хисәп счетында тиз чагылыш табуына китерәчәк. Бүгенге көндә Лениногорск...

Россия Пенсия фондына хисап бирү кампаниясе тәмамланырга вакыт күп калмады, ул 15 майда тәмамлана, ә май каникулларын исәпкә алсаң, хисап тотар өчен бары 7 көн калды, дип хәбәр итә Лениногорск шәһәренең Пенсия фонды идарәсе.
Хисапны вакытында бирү страховка взносларының страховкаланган затларның исәп-хисәп счетында тиз чагылыш табуына китерәчәк. Бүгенге көндә Лениногорск шәһәре һәм районында 680 эш бирүче хисап биргән, бу 67% дигән сүз. Эш бирүчеләргә уңайлы булсын өчен, хисап бирүнең графигы эшкәртелеп расланган.
2014 елның беренче кварталы өчен эш бирүче хисапны яңа форма буенча тапшыра, аның бердәм формасын
Пенсия фонды сайтыннан карарга мөмкин. Ул һәр хезмәткәр өчен шәхси мәгълүмат, шулай ук мәҗбүри пенсия һәм медицина страховкасы өчен түләнгән страховка взнослары турында мәгълүматтан тора.
Түләүләрнең дөреслеген тикшерү, бурычлар турында мәгълүмат алу һәм түләү өчен квитанция формалаштыруны Интернет аша "Страховка взнослары түләүченең шәхси кабинетына" кереп тә башкарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия