Мәгариф министрлыгы салкында мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлатты
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәгариф министрлыгы салкында мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлатты

Кискен суыту аркасында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди һава температурасында дәресләр туктатылырга мөмкинлеген аңлаттылар.

Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр -23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -25 градуста,

шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -27 градуста, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -30 градуста, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -32 градуста дәресләр булмаска мөмкин.

Ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы -3 градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге 6-10 м/с артмаган очракта гына үткәрергә мөмкин. Өлкән сыйныф укучылары өчен исә -10 градустан түбән булмаган һәм җил 6-10 м/с көчлерәк булмаган очракта рөхсәт.

Министрлык шулай ук -25 градус һәм аннан түбән температурада балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларның муниципалитет чигеннән чыгуын туктатырга киңәш итә.

 

Шәһри Казан

фото: Татар информ


Нет комментариев