Заман сулышы

Мәскәүдәге янгын 17 кешенең гомерен өзгән

Мәскәү шәһәрендәге типография складында янгын чыгып 17 кеше һәлак булган. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, янгында үлүчеләрнең барысы да мигрантлар, Киргизиядән килгән 20-25 яшьтәге хатын-кыз. Мәрхүмнәр янган складта законлы рәвештә эшләгән, әмма аларның анда яшәү хокукы булмаган. Аларның эш һәм яшәү урыны склад булган. Янгын мәйданы 200 кв.м тәшкил итә....

Мәскәү шәһәрендәге типография складында янгын чыгып 17 кеше һәлак булган.
Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, янгында үлүчеләрнең барысы да мигрантлар, Киргизиядән килгән 20-25 яшьтәге хатын-кыз. Мәрхүмнәр янган складта законлы рәвештә эшләгән, әмма аларның анда яшәү хокукы булмаган. Аларның эш һәм яшәү урыны склад булган. Янгын мәйданы 200 кв.м тәшкил итә. 12 кеше коткарылган.
Россиянең Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр фаразлавынча, янгын яктырткыч төзек булмау аркасында чыккан.
Чыганак: http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: