Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Нигә ияртеп йөрисең шуны, дәрәҗәңне генә төшерә бит”

- Күп хатыннар: "Ирем тәмәке тарта, һич ташлаттырып булмый. Тәмәке турында сүз кузгатуга ачуы кабара, ул хакта сөйләшергә дә теләми", - ди. Рамил хәзрәт, мондый очракта кешене ничек начар гадәттән биздерергә? - Минем 20 елдан артык дус булып йөргән танышым бар. Ул миннән бераз олырак, утыз ел чамасы тәмәке тарткан....

- Күп хатыннар: "Ирем тәмәке тарта, һич ташлаттырып булмый. Тәмәке турында сүз кузгатуга ачуы кабара, ул хакта сөйләшергә дә теләми", - ди. Рамил хәзрәт, мондый очракта кешене ничек начар гадәттән биздерергә?


- Минем 20 елдан артык дус булып йөргән танышым бар. Ул миннән бераз олырак, утыз ел чамасы тәмәке тарткан. Ничә мәртәбә ташлап караган, булдыра алмаган. Аның белән дуслашкач, бергә җомга намазларына мәчеткә йөри башладык. Кайчак гыйбадәт бетүгә урамга йөгереп чыга да, ишегалдында тәмәке тарта иде. Бабайлар миңа хәтта: "Хәзрәт, нигә ияртеп йөрисең шуны, синең дәрәҗәңне генә төшерә бит", - дип әйтәләр иде. Ләкин ул әкренләп начар гадәтеннән котылды. Аллаһы Тәгалә: "Намаз кешене гөнаһ гамәлләрдән тыя һәм начар гадәтләрен төзәтә", - ди һәм мин моңа чын күңелемнән ышанам. Бервакыт Расүлебез янына да бер кеше килә һәм: "Берәү намаз укый, ә кичен урлый. Аны нишләтергә?" - дип сорый. Пәйгамбәребез: "Көтегез, намазы аны тиздән төзәтер", - дип җавап бирә. Ягъни сабырлык белән көтсәң, кеше төзәлә.

- Ә кеше төзәлергә, хәтта ки бу хакта ишетергә дә теләмәсә?

- Мондый бәндәләрне өндәве авыр, әлбәттә. Шуңа да карамастан, аңа тәмәкенең зыянын аңлату зарур. Хәзер ул хакта видеолар күп. Анда тәмәке тартканда үпкәнең үзгәрүе, нинди авырулар барлыкка килүе бәйнә-бәйнә сөйләнә. Никотинда кеше организмы өчен зарарлы 25 төрдән артык матдә бар. Ә бит тамчы ташны тишкән кебек, әкренләп тәмәке дә адәм баласын харап итә. Сабырлык белән, дәвамлы итеп боларны тәмәке тарткан кешегә аңлату шарт. Түземлек белән башланган эшнең нәтиҗәсе яхшы була. Аллаһы Тәгалә дә: "Гаиләңне намазга өндәсәң, сабыр бул", - ди. Башкаларны изге эшкә өндәгәндә сабыр булу сорала.

http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев