Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Хөкүмәтенең 31 декабрьне ял көне дип билгеләү турындагы закон проекты хупландымы?

Дәүләт Думасына әлеге тәкъдимне 2020 елның 8 декабрендә ЛДПР фракциясе керткән иде.

 

Россия Хөкүмәте яңа ел уңаеннан эшләми торган көннәрне (алар Хезмәт кодексында билгеләнгән) саклап калып, 31 декабрьне бәйрәм көне итеп билгеләү турындагы закон проектын хупламады. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт Думасына әлеге тәкъдимне 2020 елның 8 декабрендә ЛДПР фракциясе керткән иде. Документ авторлары фикеренчә, Яңа ел эш көненә туры килгән очракта, күп оешмаларның эш функцияләре тулысынча үтәлми, чөнки хезмәткәрләр бәйрәмгә «әзерләнү» өчен ял ала яки хәтта отпуск рәсмиләштерә. 2022 елның ноябрендә закон проектын карарга җыенулары да билгеле булган иде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең аңлатма язуында хәбәр ителгәнчә, 2022 елда 31 декабрь ял көненә туры килде һәм 2023 елда да иске елның соңгы көне ял көне булачак.

«Шулай итеп, хәзерге вакытта тәкъдим ителгән [карар] артык», – дип нәтиҗә ясадылар Хөкүмәттә.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X