Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сары губка – пыяла өчен

Савыт-саба юа торган губка төрле төсле була. Күпләр аның нәрсә аңлатканын белеп тә бетермидер. Ә төс – төп классификатор.

Дөрес губка сайлап алсаң, чистарту да җиңелрәк була.

Яшел төс – каты җепселле губка. Ул кипкән пычракларны, көйгән ризыкны чистарту өчен тәкъдим ителә. Яшел губка тефлон өслекле табаны бозарга да мөмкин.

Кызыл төсле губка уртача катылыкта дип санала. Аның белән эчкә үтеп кергән пычракларны бетереп була, йомшак өслекләрне бозмый.

Сары төсле губка йомшак вариант була. Аның белән савыт-саба юмау хәерле. Мондый губка белән пыяла өслекләрне чистарталар.


Савыт-сабаны чистарту өчен, төелгән йомырка кабыгын кәстрүлгә яки чәйнеккә салып, өстенә су агызасыз һәм төнгелеккә калдырасыз. Бер тәүлектән известь куныгы беткән була. Шул ук йомырка кабыгы белән майлы савытларны да юарга мөмкин. Ә менә тефлон белән йөртелгән табаларга бу ысул бармый.
 

 http://muslumirc.ru/news/stati/sary-gubka-pyyala-chent

фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев