Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Совет мультфильмнары нинди сер саклый?

«Союзмультфильм» студиясенең шаян тарихларында бер генә буын үсмәгәндер.

Үзең дә исең китеп Бүре белән Куянның бетмәс бәхәсен, Винни-Пухның маҗараларын, Ябалак түтинең кызыклы хикәяләрен, «Простоквашино»дан Дядя Федор посылкасының язмышын күзәткәнсеңдер.
Әйдә бу гениаль совет мультфильмнарының сәхнә артына кереп, берәр кызыклы нәрсә белик?

 
"Ну, погоди!"

1969 елда дәүләт заказы буенча чыгарылган Совет мультипликациясенең легендасы һәркемгә таныш. Бүре белән Куянның куышлы уены Диснейның «Том һәм Джерри»сына тиешле җавап итеп, хәтта популяррак та булды.

Түрәләр аниматорлардан бер генә нәрсә сораган – берәр мәзәк нәрсә эшләргә. Мультфильмга акчаны җитәрлек бүлеп биргәннәр. Мультфильмны җитештерүдә танылган юмористлар: Эдуард Успенский, Александр Курляндский, Аркадий Хайт, Феликс Камов эшләгән.

Мультикның 12 сериясен җитештергәндә, Бүрене фараон Рамзес саркофагына керткәннәр. Авторлар арасында бик оак бәхәс барган: Мисыр җитәкчелегенең реакциясе кайберәүләрне куркыткан. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланган.

«Ну, погоди!»ның музыкаль җыелмасы да менә дигән. Анда көнбатыш һәм совет эстрадасы бик урынлы яраклашкан. Ләкин титртларда алар турында бер мәгълүмат та юк. Ул чорда аларны язу кабул ителмәгән.
Әйтик, мультикның башламындагы музыка – ул Венгрия композиторы Томаш Даекаподның Vizisi («Су чаңгылары») дип исемләнгән. Ул 1967 елда «Мелодия» фирмасы чыгарган Венгрия эстрада музыкасы җыентыгында дөнья күргән.

 

"Винни-Пух"

Мультипликаторлар Винни-Пух образын тудырганда, аны артык йөнтәс итеп ясаган. Аюның колаклары чәйнәлгәндәй, ә күзләре төрле зурлыкта булган. Йоны да төрле якка авышкан. Шуның аркасында Виннига «котырган тузганак» дигән кушамат биргәннәр.

Пятачок исә башта тәмле сарделькага охшаган булган. Тамашачыларга таныш кыяфәткә китергәнче, рәссамнар бихисап вариантлар ясап караган.

Тулырак:  http://sabantuyjournal.ru

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев