Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан ДНР һәм ЛНР халкы өчен гуманитар ярдәм белән алты фура җибәрде

29 март көнне Татарстаннан Донецк һәм Луганск халык республикаларына гуманитар ярдәмнең алты фурасы китте.

Бүлү үзәге директоры Фәрхәт Ешморатов сүзләренә караганда, йөкнең гомуми күләме 140 тонна тәшкил иткән.

«Бүген без Донецк һәм Луганск республикаларына саклау вакыты озак булган азык-төлек продуктлары җибәрдек. Бу — беренче партия түгел һәм соңгысы да булмас дип өметләнәм. Мөмкинлек булганда, без мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер», — диде ул.

Җибәрелгән продуктлар исемлегенә ит һәм балык консервлары, макарон, төрле ярмалар, көнбагыш мае, он, шикәр һәм чәй кертелгән. Моннан тыш, Донбасс халкы өчен кием-салым һәм аяк киеме, плед һәм юрган, шулай ук беренче кирәкле товарлар һәм шәхси гигиена чаралары әзерләнгән иде.

Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев йөкне формалаштыруда катнашканнарга рәхмәт белдерде. Бу шул исәптән «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы, «КАМАЗ» ГАҖ, «АГАВА» ҖЧҖ, Азнакай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары һәм «БРИЗ» компанияләр төркеме.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев