Татарстан юлында автомобиль аюны бәрдергән
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан юлында автомобиль аюны бәрдергән

Бүген төнлә Татарстанның Кукмара районында җиңел автомобиль аюны бәрдергән.

Бу хакта «Татар-информ» яза.

Юл һәлакәте Ош-Юмья авылы янында булган. Биредә «Лада Калина» автомобиленең йөртүчесе аюны таптаткан, алган җәрәхәтләрдән җәнлек шунда ук үлгән.

Шаһитлар әйтүенчә, автомобильгә сизелерлек зыян килсә дә, машина йөртүче имгәнмәгән.

 

фото: шаһитлардан һәм   https://tatarstan24.tv/


Нет комментариев