Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан мөфтиен сайлау: яшь буенча чикләү юк, югары белем соралмый

Быелның язында сайланачак Татарстан мөфтие, аның беренче урынбасары, казый кандидатураларына төрле таләпләр куела. Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленум утырышында яңа сайланачак мөфти, мөфтинең беренче урынбасары һәм баш казый вазыйфаларына кандидатларга таләпләр билгеләнде. Кандидатларга таләпләрнең нинди булулары хакында "Татар-информ" агентлыгына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Рөстәм Батров шәрехләде. Исегезгә...

Быелның язында сайланачак Татарстан мөфтие, аның беренче урынбасары, казый кандидатураларына төрле таләпләр куела.


Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленум утырышында яңа сайланачак мөфти, мөфтинең беренче урынбасары һәм баш казый вазыйфаларына кандидатларга таләпләр билгеләнде. Кандидатларга таләпләрнең нинди булулары хакында "Татар-информ" агентлыгына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Рөстәм Батров шәрехләде.

Исегезгә төшерәбез, быел яз Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең съездында мөфти, аның беренче урынбасары һәм казый сайланырга тиеш. Делегатлар тарафыннан сайлап куела торган вазифалар шушылар өчесе генә.

Үзен шушы вазифаларга тәкъдим итәргә теләүче кандидат 13 гыйнвардан алып 13 февральгә кадәр мөфтияткә гариза һәм документлар тапшырырга тиеш. Алар - паспорт,ике телдә тәрҗемәи хәле, дини һәм дөньяви белем документы, хезмәт китабы һ.б. Шулай ук кандидатның нарколог һәм психиатрдан белешмә булырга тиеш.

Кандидат гаризага "намусымны таплый торган элемтәләрем юк" һәм "ямьсез гамәлләр кылмадым" дип үз кулы белән язарга тиеш.

Мөфти һәм баш казый булырга теләүче кандидатларның бертоташтан 5 ел дини идарә эшендә җитәкче булып эшләү стажы булырга тиеш. Мөфтинең беренче урынбасары булырга теләүче дин өлкәсендә җитәкче урыннарда 5 ел эшләргә тиеш, әмма бу эш стажы берөзлексез булмаса да ярый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев