Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда битлек режимы кертелерме?

Россиянең 11 төбәгендә кабаттан мәҗбүри битлек кию кертелде

 

Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында катгый чикләү чараларын гамәлгә кертергә җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта тәкъдим итү чаралары җитәрлек, бары республика халкы вакцинация мәсьәләсенә җаваплырак карарга тиеш.

«Бүген әйләнештәге штаммнар, пандемия башында булганнардан аермалы буларак, башка. Авыру җиңелрәк үтә. Шул ук вакытта штаммнар контагиозлы һәм йогышлы, әмма бүгенгә вазгыять тулысынча контрольдә», – дип аңлатты республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары.

Любовь Авдонина сүзләренә караганда, битлек режимы хәзерге вакытта тәкъдим итү характерында.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев