Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда битлекләрне кайчан салдыралар?

Казан шәһәре думасы депутаты Михаил Кузнецов төбәк Роспотребнадзорыннан Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгаруны сорады.

Моннан тыш, Кузнецов предприятиеләрдә ковидка каршы чараларны да гамәлдән чыгаруларын сорады. Боларга, беренче чиратта, эш урыннарындагы бүлемнәрне алу һәм мәҗбүри рәвештә температура үлчәү. Шулай ук Кузнецов төннәрен җәмәгать туклануы эшен тыюны гамәлдән чыгаруга ирешергә тели.

Кузнецов фикеренчә, бу хәзер болай да санкцияләр аркасында авыр хәлдә калган бизнеска ярдәм итәчәк, ә эшкуарлар кайбер штрафлардан кача алачак.

Бүгенге көндә битлек кию режимы Мәскәү, Марий Эл, Чечняда, шулай ук Кемерово һәм Тамбов өлкәләрендә гамәлдән чыгарылган.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-bitleklrne-kaychan-saldyralar

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маска снять ограничения в татарстане