Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда эшмәкәрләргә хисап тапшыру хезмәтеннән бушлай файдалану мөмкинлеге бирелә

Татарстанда эшмәкәрләр бер календарь елына хисаплар тапшыру өчен сервиска бушлай керә алачак.

Әлеге мөмкинлек «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдим ителә.

Мондый хезмәткә Татарстан территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары дәгъва итә ала. Ярдәм программасында катнашу өчен гаризаны МСП.РФ Цифрлы платформасының «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә бирергә, анда «Хисаплар тапшыру сервисыннан бер ел бушлай файдалану» хезмәтен сайларга кирәк.

Гаризаны кабул иткәннәрме-юкмы икәнен эшмәкәр МСП.РФ Цифрлы платформасындагы шәхси кабинетында карап белә алачак.

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 ел башыннан бу сервистан бушлай файдалану мөмкинлегенә 50дән артык эшмәкәр ия булган.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев