Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда инвалидлар өчен билгеләнгән парковкага куючыларны штраф көтә

Дәүләт автоинспекторлары инвалидлар өчен билгеләнгән парковка урыннары буйлап еш кына рейдка чыга.

 

Ел башыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең  парковка урыннары өчен Татарстанда 2730 беркетмә төзелгән. Шул ук хокукны бозган өчен штрафстоянкаларга 1602 транспорт чарасы җибәрелгән.


"Инвалид» мәгълүмат тактасы белән билгеләнгән махсус машина кую урыннары физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы булсын өчен подъездда урнашкан.

Дәүләт автоинспекторлары инвалидлар өчен билгеләнгән парковка урыннары буйлап еш кына рейдка чыга. Чөнки юл хәрәкәтенең башка катнашучылары әлеге урыннарны били.

Дәүләт автоинспекциясе искәрткәнчә, инвалидларның транспорт чаралары өчен бүлеп бирелгән урыннарда транспорт чараларын кую кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев