«Татмедиа»да «Геройлар янәшәдә» патриотик юнәлештәге әдәби конкурсын уздыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.
Бәйге 2024 ел азагына кадәр башланып китәчәк, ә нәтиҗәләр 9 майга туры китереп чыгарылачак, дип планлаштырыла. Конкурска Татарстанда туып үскән ир-егетләрнең махсус хәрби операция бурычларын үтәү барышында күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы, каһарманлыгы һәм патриотлыгын чагылдырган әсәрләр авторлары кушыла ала. Катнашу өчен 18 яшьтән өлкәнрәк булу шарт.
Конкурс традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны алга сөрү, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм үстерү, иҗади эшчәнлекне стимуллаштыру, талантлы авторларны ачыклау һәм Татарстанда заманча әдәбият әсәрләре корпусын баету максатларыннан оештырыла.
Нет комментариев