Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы апалары кармакка зур балык эләктерә белә

Безнең Түбән Чыршылы авылы халкы эшли белгән кебек, менә дигән итеп ялда итә белә, дип хәбәр итәләр әлеге авылдан.

 

Әлеге фотода  лаеклы ялда булган Гимадиева Роза апа белән Гәрәева Әминә апа. Бүген алар яраткан күлебезгә күрше авыллар килгәнче  , иртәрәк килеп утырдылар.

Максат  күп итеп балык тоту түгел. Аның ялы ,балык тотуның ләззәте генә дә ни тора.  Өмет озак көттермәде, Әминә апа иң олы карась балыгын кармакка эләктерде. Көлешеп ,шаярышып балыкны алып кайтып үлчәп карадылар.  Балык бер килограмм авырлыкта иде.

Авылыбызда вакытында шулай җир җимертеп эшләп йөргән, хәзерге вакытта бернидән зарланмый, дөньядан ямь-тәм табып яшәүче авылдашларыбыз белән чиксез горурланабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев