Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучыларны тикшергәннәр: наркотик кулланучылар бармы?

Казанда быел мәктәп, урта һәм югары уку йортларында белем алучы 2231 укучы наркотикларга каршы профилактик тикшеренү үткән. Аның нәтиҗәләре турында шәһәр Башкарма комитетында үткән наркотикларга каршы комиссия утырышында медицина һәм белем бирү учреждениесе вәкилләре сөйләде. Республиканың наркология диспансеры баш табибы урынбасары, Татарстанның штаттан тыш төп наркологы Резеда Хаева сүзләренчә, 1...

Казанда быел мәктәп, урта һәм югары уку йортларында белем алучы 2231 укучы наркотикларга каршы профилактик тикшеренү үткән.
Аның нәтиҗәләре турында шәһәр Башкарма комитетында үткән наркотикларга каршы комиссия утырышында медицина һәм белем бирү учреждениесе вәкилләре сөйләде.
Республиканың наркология диспансеры баш табибы урынбасары, Татарстанның штаттан тыш төп наркологы Резеда Хаева сүзләренчә, 1 октябрьгә кадәр тупланган мәгълүматлар буенча, Казанда наркомания диагнозы белән исәптә 4063 кеше тора. 3042 кеше исә наркотик матдәләрдән кирәгеннән артык мавыгучылар буларак исәптә тора икән.
Наркология хезмәтләренең төп игътибары традицион рәвештә мәктәп укучыларына һәм студентларга юнәлтелгән. "Укучылар арасында наркомания белән авыручы яки психотроп матдәләрне кулланучылар табылмады. Шуңа да карамастан яшьләр ял итә торган урыннарга тикшерүләр белән чыгу дәвам итә, ел башыннан күңел ачу үзәкләрендә 78 кеше тикшерелде, аларның 10сы наркотик матдәләр кулланучылар буларак ачыкланды", - дип хәбәр иткән Резеда Хаева.
Хәзерге вакытта Казанда әлеге өлкә буенча 2016-2020 елларга махсус программа әзерләнә, дип яза шәһәр мэриясенең рәсми порталы.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: учащиеся