Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Хөрмәтле эчке эшләр органнары ветераннары, хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!

10 ноябрьдә бөтен ил Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Полиция хезмәткәрләре грамоталы, халык тынычлыгы өчен үз вакытларын, сәламәтлекләрен, ә кайвакыт хәтта гомерләрен дә аямыйча хезмәт итүче кешеләр. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен кешегә иң беренче чиратта батырлык, кыюлык, чыдамлык, принципиальлек һәм кеше гомере өчен җаваплылык хисе тоя...

10 ноябрьдә бөтен ил Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә.

Полиция хезмәткәрләре грамоталы, халык тынычлыгы өчен үз вакытларын, сәламәтлекләрен, ә кайвакыт хәтта гомерләрен дә аямыйча хезмәт итүче кешеләр.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен кешегә иң беренче чиратта батырлык, кыюлык, чыдамлык, принципиальлек һәм кеше гомере өчен җаваплылык хисе тоя белү кирәк.
Һөнәри бәйрәм белән тәбрик итеп, ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Гаять бай һәм тирән тәҗрибәләре булган әлеге өлкәннәребез һәрвакыт яшьләр белән тыгыз элемтәдә тора, бүлек эшчәнлегенә үз өлешләрен кертүне дәвам итә. Аларның бетмәс-төкәнмәс энергиясе, максатчан булулары, үз эшләренә һаман да тугрылык саклаулары игътибар һәм хөрмәткә лаек.
Бу көнне без арабызда булмаган хезмәттәшләребезне дә искә алабыз. Аларның исемнәре мәңгегә безнең хәтердә саклана.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Намуслы һәм ару-талуны белмәс хезмәтегез, үз эшегезне үтәгәндә күрсәткән җаваплылыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Эшегездә зурдан-зур уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын. Үзегезгә дә, гаиләләрегезгә дә ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм бәхет телим. Бәйрәм белән!
Марат МӘХМҮТОВ, Лениногорск районы эчке эшләр бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X