Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск кызы мошенникка ышанып 70 мең сум югалткан

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 21 яшьлек кыз үзенең мошенниклар корбаны булуы турында хәбәр иткән.

Кыз социаль челтәрдә тотылган автомобильләр сату буенча махсус төркемдә, чит ил машинасы сатылуы турында белдерү укыган. Ул машинаны алырга теләп, аның хуҗасы белән элемтәгә кергән. Хуҗа машинаның Казаннан, штрафстоянкадан сатып алырга кирәклеген әйткән. Кыз үзенең егете белән сатучы әйткән адрес буенча килгән һәм янә социаль челтәр аша машина хуҗасы белән элемтәгә кергән.  

Хуҗа аларга алдан 70 мең сум түләп куярга кирәген белдергән, үзен машинага әзер документлар белән  штрафстоянкада аларны көтеп торачагын әйткән. Яшьләр озын-озакка сузмый, ул әйткәнне эшләгәннәр. Банкомат аша күчерелгән акчага квитанцияне дә сатучыга җибәргәннәр.

Әмма алар квитанцияне җибәрүгә, машина сатучының социаль челтәрдәге бите юкка чыкан, телефоны да сүнгән. Штрафстоянка хезмәткәрләре, яшьләр әйткән машинаның аларда беркайчан да булмаганлыгын, килешү турында берни дә белмәүләрен әйткәч, алар үзләренең мошенник тозагына эләгүләрен аңлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев