Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскидан берәүне алимент түләмәү сәбәпле хөкем иткәннәр

Лениногорскида 48 яшьлек ирне 8 айга төзәтү эшенә хөкем иткәннәр дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы сайты. Ул узган елның апреленнән бирле баласына алимент түләмәгән. Бурычы 46 мең сумга җыелган. Элегрәк алиментын түләмәгән өчен ир административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Ул вакытта аны 10 тәүлеккә кулга алганнар. Тик ул барыбер бурычын...

Лениногорскида 48 яшьлек ирне 8 айга төзәтү эшенә хөкем иткәннәр дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы сайты.

Ул узган елның апреленнән бирле баласына алимент түләмәгән. Бурычы 46 мең сумга җыелган.

Элегрәк алиментын түләмәгән өчен ир административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Ул вакытта аны 10 тәүлеккә кулга алганнар. Тик ул барыбер бурычын түләмәгән.

Судта ир гаебен таныган. Хәзер ул алиметтан тыш, дәүләткә хезмәт хакының 10 процентын да түләргә тиеш булачак.

Чыганак: kazanfirst.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев