Лениногорскида яшәүче берәү, пычак белән янап, үзәк базардан 4 мең 200 сумлык 21 төргәк кондитер мәге урлаган. Базар сакчылары ир-атны тиз арада тоткарлый. Судта ул үз гаебен өлешчә таныган. Аны 5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, дип хәбәр итә Лениногорск шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз