Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Райондагы ФАП мөдиренә карата ачылган җинаять эшенә нокта куелды

Мөдир берничә статья буенча гаепләнә.

 

Лениногорск районындагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире антиваксерларга, ягъни коронавируска каршы прививка ясатырга теләмәгән кешеләргә сертификатлар саткан. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган иде. Бу хакта сайтта хәбәр иткән идек.

23 яшьлек Шөгер табиблык амбулаториясе фельдшерлык-акушерлык пункты мөдиренә карата кузгатылган җинаять эшенә шушы көннәрдә нокта куелды.

Ул COVID-19 каршы вакцинация сертификатлары саткан. Биш “клиентка” шулай эшләп биргән. Тикшерү версиясе буенча, әлеге “клиентлар” прививка ясатмыйча гына сертификатлы булырга теләгәннәр.

ФАП мөдире федераль регистрга ялган мәгълүматлар керткән һәм “клиентлар” үз чиратында сертификатлы, QR-кодлы булганнар. Әлеге эшләре өчен  мөдир 5 клиенттан барлыгы 25 мең сумнан артык акча алган. 

Хезмәткәрне  “Ришвәт алу” маддәсе , “Вазыйфаи вәкаләтләрдән файдалану” маддәсе,  “Хезмәттә алдау” маддәсе буенча гаеплиләр. ФАП мөдире үзенең гаебен таныган.

фото: https://pixabay.com/ru

http://leninogorsk-rt.ru/news/sobytie-nedeli/zaveduyushchaya-akusherskim-punktom-v-leninogorske-zarabotala-25-tysyach-rubley-na-prodazhakh-sertifikatov-antivakseram

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев