Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Бәйрәм өстәленә әзерләгез, вак бәлеш

Бер вак бәлешкә: он 55г, йомырка 5г, сары май 5г, сөт 10г, су 15г, шикәр комы 2г, тоз 1г. Эченә: сыер ите 45г, дөге 11г, башлы суган 15г, сары май 15г, тоз, борыч. Әче камыр әзерләп 90г чамасы кисәкләргә бүләләр һәм чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр. Бәлеш эче өчен дөге...

Бер вак бәлешкә: он 55г, йомырка 5г, сары май 5г, сөт 10г, су 15г, шикәр комы 2г, тоз 1г.
Эченә: сыер ите 45г, дөге 11г, башлы суган 15г, сары май 15г, тоз, борыч.


Әче камыр әзерләп 90г чамасы кисәкләргә бүләләр һәм чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр.
Бәлеш эче өчен дөге бүрттереп саркыталар.


Чи итне вак итеп турыйлар, бүрттергән дөге, вак итеп туралган суган, эреткән май өстиләр, тоз, борыч сибеп, барысын бергә болгаталар.
Һәр җәймәнең уртасына эч салалар, кырыйларын күтәреп, бөреп куялар, өстен аз гына ачык калдыралар, йомырка сөртәләр.
Вак бәлешне духовкада пешерәләр, әзер булгач, өстен майлыйлар.
Табынга кайнар килеш чыгаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X