Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Кирлегәчнең "Ихлас" ансамбле "Түгәрәк уен" фестивалендә бүләкләнде

Кирлегәчнең “Ихлас” фольклор ансамбле районда уза торган чаралардан тыш, республикакүләм бәйге-фестивальләрдә дә катнаша. Бу юлы хәтта Бөтенроссия фестивалендә катнаштылар.


29 августта Казанда XIV "Түгәрәк уен" Бөтенроссия фольклор фестивале узды. Әлеге этночарада Кирлегәч авылының “Ихлас” төркеме катнашып, икенче дәрәҗә Дипломант исемен алып кайттылар.

Фестиваль бөтен илдән иң яхшы коллективларны һәм башкаручыларны җыйды. Фестиваль дүрт номинация буенча узды. “Ихлас” төркеме фольклор номинациясендә чыгыш ясады, алар татар халык җыры “Исле гөл”не башкарганнар.

“Без чыгыш ясаган фольклор номинациясендә генә 30лап коллектив бар иде. Чара Казанның “Чулпан” мәдәният үзәгендә үтте. Мастер-класслар да, интерактив программа да бар иде. Чыгышыбызны ошатып, Диплом белән бүләкләүләренә күңелебез булды, шатландык”, - дип сөйли “Ихлас” төркеме җитәкчесе Гөлфия Шиһапова.

Ун кешедән торган төркем фестивальгә барган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев