Куакбаш авылында яшәүче Фәнүсә Сәгъдиеваның «Күңелем хисләре» китабы чыкты
Куакбаш авылында яшәүче Фәнүсә Сәгъдиева язу-иҗат эшенә соң тотынса да, шигъри тәлгәшләрен берләштереп, китап чыгаруга да ирешә алган.
Куакбаш авылы китапханәсендә аның «Күңелем хисләре» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Сарман якларында туып-үскән Фәнүсә апа Куакбаш егете Насих абый белән тормыш корып, Лениногорскида яшәп, лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып урнашканнар. Хезмәт юлының 35 елын бухгалтер вазифасында эшләгән Фәнүсә апа. Озак еллар шулай саннар, цифрлар эчендә “кайнагач”, авылга кайтып яши башлагач, “илһам” килеп төшмәсенме.
«Тугыз-ун ел инде менә шигырьләр язу белән шөгыльләнәм. Мин үземне шагыйрь дип санамыйм. Күңелемдә булганнарны, истәлекләрне кәгазь битләренә төшерәм», - ди ул тыйнак кына.
«Күңелем хисләре» китабын тәкъдим итү кичәсенә әдәбият сөючеләр, Куакбаш авылының шагыйрәләре килде. Чара китапка кергән автобиографик хикәяне инсценировкалаудан башланды.
“Әлеге күренеш мине балачагыма кайтарды, кечкенә Фәнүсә белән әбием ролен башкаручы Алисә белән Сиринә килештереп уйнадылар, зур рәхмәт аларга”, - ди Фәнүсә апа.
Аннан тамашачылар Фәнүсә апаның иҗаты белән якыннанрак таныштылар, шигырьләре, китабы буенча сораулар бирделәр.
«Йөздән артык бите булган китапка төрле темадагы шигырьләр керде. Бөек Ватан сугышы темасында әткәйгә багышланган шигырьләр бар, туган як табигате, балалар темасы урын алды», - ди китап авторы.
«Күңелем хисләре» китабын авыл халкының кайберсе инде укып та чыккан һәм китапка карата югары бәя бирделәр. Чара ахырында кичәгә кунак булып килгән һәркемгә үзенең китабын бүләк итте автор.
Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 8 ноябрь санында укый аласыз.
фотолар: китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев