Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Нурия һәм Альберт Гафиятуллиннарның үрнәк гаиләсенә – 43 ел

Мөэмин-Каратай халкының хөрмәтен казанган, ярдәмчел, изгелекле булулары белән үрнәк булган Нурия һәм Альберт Гафиятуллиннар гаиләсе, авылга моннан сигез-тугыз ел элек кенә кайтып төпләнгән әле. Икесе дә тумышлары белән шуннан булсалар да, утыз елдан артык Шөгердә яшәгәннәр.

Нурия – әтисе белән әнисенең көтеп алган кадерле кызлары булып дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, ул елларда зур төзелешләре белән дан казана башлаган Чаллы якларына чыгып киткән булган. Әмма яшь кенә кыз бала туган якларын сагынуга түзә алмыйча, кире Лениногорск районына әйләнеп кайткан: “ Мин үзебезедәге суларга хәтле сагынып кайттым, бездәге кебек чишмә сулары беркайда да юк бит ул,”- дип искә төшерә ул. Башлап Нурия Шөгер РАЙПОсында эшләгән, аннары хезмәт юлын “Бәкер” ашханәсендә дәвам иткән.  Шунда эшләгән вакытында, аны пешерүче һөнәрен тирәнтен үзләштерү өчен Васильевога укырга җибәргәннәр. Әнисе пешергән тәмле ризыкларны ашап, балачагында  үзе дә гел аның тирәсендә бөтерелгән кыз, бу эшнең остасына әверелгән.

“Безнең әни пешергән бавырсак, кош телләрен, халкыбызның милли ризыкларын, бөтен республика буенча авыз итми калган кеше юктыр,”- ди  Нурия ханымның кызы Гөлназ.

Көйле тормышны калдырып

Альберт Гафиятуллин Мөэмин-Каратайның Тракторчы поселогында туган. Әмма фаҗига аркасында, янгын чыгып, поселокның барлык йортлары янып беткәч, алар да гаиләләре белән авылның үзенә күченгәннәр. Дүрт яшьлек сабый чагында әни җылысыннан мәхрүм калган малай, әбисе Зәрига тәрбиясендә үскән. Мөэмин-Каратайда, аннары Иске Иштирәк мәктәбендә укыган. Үзенең гомерен,  мул уңыш булсын өчен җирне яхшыртуга, мелиорация эшенә багышлаган.

Нурия һәм Альберт Гафиятуллинарның гаилә корып яши башлауларына 43 ел булган. Алар ике кыз үстереп, зур тормышка аяк бастырганнар. Кызлары Гөлназ да, Гүзәл дә югары педагогия белеме алып, бүгенге көндә үз һөнәрләре буенча эшлиләр. Икесе дә гаиләле, Альберт белән Нуриянең инде өч оныклары – Илназ, Илнар һәм Эмилия буй җитеп киләләр. Тормышлары - көйле, җайлы.

Шөгердә матур гына барган тормыш-көнкүрешне нишләп әле кисәк кенә Мөэмин-Каратайга алыштырган соң бу гаилә?

Нурия ханымның әтисе Нурулла 68 яшендә вафат булган. Гомеренең соңгы минутларында, ул физик сәламәтлеге чикле булган энесе Ярулла турында бик тә кайгырып, аны кем карар, кем үз өстенә шундый  бурычны ала алыр икән дип борчылган. Әниләре Хәдичә ирен, Ярулланың беркайчан да караучысыз  калмаячагына ышандырган. Кызганыч, яше олыгая башлагач Хәдичә апаның күзләре сукырайган, инде аның үзен даими рәвештә тәрбияләп- карап торырга кирәк булган. Альберт белән Нурия  уйлашканнар, киңәшкәннәр дә, туган авылларына әйләнеп кайтканнар.

“Безнең күченү бер көндә генә булмады, билгеле,- ди Нурия ханым. – Башта мин үзем барып-кайтып йөрдем,  шул вакытта тормыш иптәшем Альберттан бер генә дә кире сүз ишетмәдем, ул мине алып барды, алып кайтты, бераздан бөтенләй күчендек. Әни 93 яшенә кадәр яшәп дөнья куйды. Шуның ун елын дөм сукыр булып яшәде. Аның өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләдек, ул безгә рәнҗеп китмәгәндер дип ышанам, әти-әнинең хәер-фатихасы яшәтә бит кешене дөньяда.  Әле әни исән вакытта, Нурсинә апа авырып урын өстенә калды. Ул гомере буе колхозда тырышып эшләп, “Хезмәт кызыл байрагы” орденнарына кадәр алган кеше, бала чагымнан янәшәбездә булды, ничек инде апаны карамыйсың ди, ул турыда хәтта кечкенә генә уй да кереп чыкмады. Апа биш ел  урын өстендә ятып вафат булды”, - ди Нурия ханым.

Бу гаиләгә аеруча кыен, берьюлы өч авыру кешене карарга туры килгән вакытлар булган, ул  чакта аларның өен картлар йорты белән тиңләп, “картлар йорты” дип йөрткәннәр. Нурия ханымның ике сеңлесе – Миннур белән Фидания, берсе- Чаллыда, икенчесе – Шөгердә яшәүләренә карамастан, үз ярдәмнәреннән ташламаска тырышканнар. Нурия ханым аларга бик зур рәхмәтле.

Нурия белән Альберт, Хәдичә апаның ире Нуруллага биргән сүзенә тугры булып гомер кичерәләр. Нурулла аганың сәламәтләге чикле булган энесе Ярулла, алар канат астында яши. Аңа инде 83 яшь тулган.

Нурия ханым үзенең яраткан аш-су остсы һөнәрен дә ташламый, туйларга, бәби ашларына тәм-томнар пешерә. Ә өйдәгеләр, кунакка кайткан балалар турында әйтеп тә торасы юк, ипинең дә өйдә пешкәнен генә ашыйлар. Балалар күңеленә әни кулы белән пешерелгән ипи исе, ипи тәме белән, аның җан җылысы, кешеләргә булган  изгелеге дә керә бит ул.

 

 Әнисә Хананова, Мөэмин-Каратай авыл җирлеге башлыгы

-        Альберт һәм Нурия - икесе дә авыл өчен янып яшәүче кешеләр. Авылда үткәрелгән өмәләрдә, гомумән, нинди генә эш булмасын, Альберт абый башлап йөрүче.  Авыл җирлеге башлыгы буларак, шушында яшәүчеләрнең өйләрендә булырга туры килә бит, шул чакларда алардагы чисталык-пөхтәлеккә гаҗәпләнми калмый идем. Тәрбияләрендә инвалид яки урын өстендә ятучы кеше бар дип әйтерлек тә түгел.  Бу йорттан  һәрвакыт тәмле ризык исе генә килеп тора иде, хәзер дә шулай. Башкалар өчен бөтен күңелне биреп тырышу, аларның хәлен җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барсын да эшләү бөтен кешегә дә бирелми бит. Алар балаларын да шундый итеп тәрбияләгән, һәрвакыт кайтып, ярдәмләшеп торалар.

 

Дания Канзафарова, кодагыйлары

-        Дания белән Альбертка башлап, кызларын итагатьле итеп тәрбияләүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Минем улым белән аларның кызлары Гүзәлнең  гаилә корып яши башлауларына унбиш елдан артык. Гаиләдә  тату яшәүләре – бер-берсен ихтирам итүдән килә дип уйлыйм мин.  Шул еллар эчендә  Гүзәлдән дә, кода-кодагыйлардан да хөрмәт һәм ихтирамнан башканы күрмәдек, ишетмәдек. Бик тату-дус яшибез. Без инде кодалар гына түгел, бер зур гаиләгә әверелдек. Альберт белән сыйныфташлар да  идек. Иске Иштирәк мәктәбендә бергә укыдык.  Шөгердә яшәгән чакларында да, алар башкаларга үрнәк булган,  хөрмәтле гаилә иде. 

 

Әни 93 яшенә кадәр яшәп дөнья куйды. Шрның ун елын дөм сукыр булып яшәде. Аның өчен кулыбыздан килгәннең барсын да эшләдек, ул безгә рәнҗеп китмәгәндер, әти-әнинең хәер-фатихасы яшәтә бит кешене дөньяда. Аннары Нурсинә апа авырып урын өстенә калды. Ул гомере буе колхозда тырышып эшләп, “Хезмәт кызыл байрагы” орденнарына кадәр алган кеше, бала чагымнан янәшәбездә булды, ничек инде апаны карамыйсың ди, ул турыда хәтта кечкенә генә уй да кереп чыкмады.

 

Исламия Галимова 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурия һәм Альберт Гафиятуллиннарның үрнәк гаиләсенә – 43 ел