Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Резеда Камалтдинова: Исәнгилде коесына алып төшеп юдык, су юлы кыска булды, җырлый-җырлый атлагач

Хөрмәтле дуслар, сез дә казларны урнаштыргансыздыр?

Авылларда каз өмәсе

Ямьле җәйләр үтеп китте,
Сары алтын көз җитте.
Салкын җилләр исә-исә,
Ап-ак карлар да яуды.

Кызлар,апа-сеңелләр,
Җыелыштык һәммәбез.
Туып үскән нигездә
Каз өмәсе бит бүген.

Шаярышып-көлешеп,
Йолкыдык каз-мамыгын.
Күпереп тора мендәрләр,
“Сөбханаллаһ” үзләре.

Исәнгильде коесына
Төшеп аларны юдык.
Су юлы бик кыска булды,
Җырлый-җырлый атлагач.

Су буеннан кайтуга,
Өлгергән инде коймак.
Бигрәк тәмле була шул,
Каз маенда пешергәч.

 Бергәләшеп кич утырып
Май канатын үреп бәйләп,
Дөнья хәлен сөйләшкәч,
Таралыштык  өйләргә.

Борынгыдан килгән гадәт,
Каз өмәсен үткәрү.
Тагын бик күп еллар язсын
Мондый йоланы үтәү.

Резеда Камалтдинова,
Зәй-Каратай

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев