Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәй-Каратайдагы күпергә ремонт таләп ителә

Эш сөючән халкы белән танылган һәм элек-электән үк данлыклы булган Зәй-Каратай авылында да узган елда башкарылган эшләре шактый. Авыл җыенында авыл башлыгы Миләүшә Идиятова болар турында җентекләп сөйләде.


“Авыл җирендәге эшләрне җирле үзидарә органнары    депутатлары белән  проблемаларны чишәрдәй эшләрне,  халыктан  килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрне бергә хәл итәбез. Депутатларыбызның финанс ярдәме белән авылга керә торган капка, урамдагы су колонкасы яннары төзекләндерелде, буялды. Сабантуй узасы болында мәйдан яңартылды. Утларны карау, су насосында электр чыбыкларын,  щитларны  ремонтлауда депутатыбыз   Фәрид Гыйләҗев зур ярдәм күрсәтте”, - дип сөйли Миләүшә Исхаковна.

Депутатлар Сабантуйга бүләкләр алуда, инвалидларга, мобилизацияләнгәннәр гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә, кыш көне зур трактор керә алмаган  урамнарда тракторлар белән кар чистартуда булышлык күрсәтә,  6 депутат та игелекле, ди. Шулай ук авыл нефтьчеләр ярдәмен дә тоя. 2021 елда Каратай елгасы аша яңа күпер ясалса, узган ел “Тегермән кое” чишмәсе төзекләндерелеп, авыл халкына кулланылышка тапшырылды. Алда тагын уртак төзекләндерәсе объектлар билгеләнгән. Миләүшә Исхакова әйтүенчә, соңгы 4 елда авылда 120дән артык ноктада янган иске урам фонарьларын тулысынча диярлек район һәм республика программалары аша яңаларга алыштырганнар. “2021 елны үзара салым акчасына 17 фонарь урнаштырылган булса, 2022 елны район аша 37  ноктада иске фонарьлар яңага алыштырылды. 2023 елда тагын 14 фонарь алыштырырга планга керде”, - ди ул.    

Әлбәттә, авыл халкы өчен юл ясалу – иң шатлыгы. Үзбәк авылына баручы юлның 1 км өлешенә узган ел җәй көне район юл фонды аша яхшы таш түшәлгән, авыл халкы һәм район җитәкчелеге ярдәме белән Үзбәк  авылы эченнән узган күпер төзекләндерелгән.

“Авылларда күперләр 70-80нче елларда колхозлар гөрләп торган чакта, кайдадыр исә нефтчеләр ярдәме белән төзелгән, ә менә бүген, еллар узгач, Зәй-Каратай авылында Советская урамындагы  2 күпергә  капиталь ремонт тәлап ителә”, - дип проблемалы сорауны җиткерде авыл башлыгы.

Юлларны төзекләндерү, кардан чистарту,  су линияләрен ялгау, ремонтлау, каптажларны яңарту, авыл эчен җыештыру, төзеклэндерү эшләре башлыча үзара салым акчасына башкарыла. Зәй-Каратайда үзара салым күләме – 500 сум. Узган елда үзара салым акчасына су линияләрен ялгауга, янгын гидранты куюга, юлларга вак таш җәюгә, янгын җиһазлары алуга һәм Үзбәк авылы зиратының коймасын өлешчә тотуга һәм капкаларны ясау өчен кулланылган. Акчаның бер өлеше бүгенге көндә кар чистартуга тотыла.

Зәй-Каратай мәчетендә мәетханә бүлмәсе ясалган. Монда мәетне юып, зиратка озату момкинлеге булдырылган. “Мәчет каршында оешкан мөслимәләр оешмасы Ураза гаетенә  хәйриячеләр белэн ифтар ашы уздырды, Корбан гаете бәйрәменә балаларга бүләкләр әзерләгән, мәчеттә балалар өчен дини очрашулар уздырды.  1нче сыйныфка баручы балаларга да бүләкләр ясадылар.  “Мәрхәмәтлелек кәрзине” акциясе узган ел да булды”, - ди Миләүшә Идиятова.
Аның әйтүенчә, авылда су белән зур проблемалар булмаса да, еш килеп чыккан су өзеклекләре суның әйләнешенә йогынты ясый.   “Ноябрь аенда көчле җил белән ут линиясендә кыска ялганыш булу сәбәпле, насос янып чыкты, аннары яңа насос алып урнаштырылды. 1 ай резервный иске насоста эшләп тордык, хәзер яңа насос эшли. Узган ел барлыгы 4 порыв ясалды”, - ди.

Розалия Мостафина

  • Зәй-Каратай авыл җирлегендә  барлыгы  820 кеше яши, алардан Зэй-Каратайда – 793, Үзбәктә – 27. Барлыгы 597 хужалык бар, шуларнын 411е  шәхси хуҗалыкта актив  эш алып бара. Эшкә яраклы 399 кеше, авылда эшләүчеләр – 38, пенсионерлар – 309, 18 яшькә кадәр балалар 112 кеше, шуларның 28е мәктәпкәчә, 51е мәктәп яшендә. Күпбалалы гаиләләр саны - 7.   Авылда мөгезле эре терлек саны – 81 баш, шуның 37се – савым сыерлары, 85 баш – сарык, 66 баш – кәҗә, 352 – кош-корт, 80 куян, 236 оя умарта бар.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X