Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәй-Каратайдан Любовь Вәлиевага - мактау хаты

Зәй-Каратай авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшләүче Любовь Вәлиева “Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясенең мактау хаты белән бүләкләнде.

Авыл җирлеге башлыгының уң кулы дип тә әйтергә була әлеге вазифада булучыларны. Любовь Вәлиева әлеге вазифада менә 15 ел эшли. Миләүшә Идиятова – аның өченче җитәкчесе, 8нче ел бергә эшлиләр.  Любовь Сергеевна тумышы белән Лаеш районы, Столбище авылыннан булса да, 10 яшеннән бирле Зәй-Каратайда яши, шушы авыл мәктәбен тәмамлаган. Рус милләтеннән булган кыз хәзер татар кешесеннән дә уздырып, чатнатып татарча сөйләшә. Аның югары педагогик белеме бар. Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалын тәмамлаган. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

“Эшләү дәверендә күп кенә закончалыклар белән танышырга, өйрәнергә туры килде. Зәй-Каратай авыл җирлеге Уставын, шулай ук җирле үзидарәнең башка хокукый актларын да өйрәндем”, - ди Люба ханым. Хезмәт еллары барышында аның чины да үскән, ул хәзер I класслы муниципаль советник дәрәҗәсендә, ягъни иң югары ноктасына җиткән (барысы өч класслы була). 

“Безнең хезмәткәребез Любовь Вәлиева бик грамоталы, җаваплы кеше. Үз эшен төгәл башкара. Халыкның бихисап күп мөрәҗәгатьләренә дә җавап бирә, яхшы итеп, ачык йөз белән аңлата белә, шунлыктан авыл халкы үзен ярата, хөрмәт итәләр. Ул эшләгән документларда төгәлсезлекләр булмый”, - ди авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова.

Любовь Вәлиева үз эшчәнлегеннән тыш, авыл тормышында да актив катнаша. Бөтенроссия халык санын, авыл хуҗалыгы буенча кече исәпкә алуда да эшли. Сайлау вакытларында – участок сайлау комиссиясе рәисе. Моннан тыш “Зәй-Каратай каһарманнары” китабына мәгълүмат туплаганда китап авторы Җәүдәт Хәлимовка ярдәм иткән.

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында, 20 гыйнвар номерында укырсыз

Лениногорск яңалыкларын безнең Телеграм-каналда https://t.me/zaman_sulyshy укыгыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев