Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Өч буын очрашуы

Бу көннәрдә әниләр тарафына олылау-мактау сүзләре, кадер-хөрмәт күрсәтелде. Үземә дә мәктәптә укучы кызымның сыйныфы оештырган бәйрәмдә әни буларак катнашырга туры килде. Әниләр көнен кызым зарыгып көтеп алды. Һәркөн дәресләрдән соң репетиция ясап, тырышып әзерләнде алар. 11 нче гимназиянең III "А" сыйныфына килеп кергәч, һәр укучының альбом битенә әнисен ясаган "портрет"...

Бу көннәрдә әниләр тарафына олылау-мактау сүзләре, кадер-хөрмәт күрсәтелде. Үземә дә мәктәптә укучы кызымның сыйныфы оештырган бәйрәмдә әни буларак катнашырга туры килде.


Әниләр көнен кызым зарыгып көтеп алды. Һәркөн дәресләрдән соң репетиция ясап, тырышып әзерләнде алар. 11 нче гимназиянең III "А" сыйныфына килеп кергәч, һәр укучының альбом битенә әнисен ясаган "портрет" каршы алды, һәрберебез үзен эзләде, таба алмыйча, аптырап беттек. Соң, балалар ясаган "портретны" күз алдына китерегез...

Икенче бер стендта балаларның бәләкәй чактагы фотолары урын алган. "Нинди кечкенә булган бит, Аллага шөкер, үсте хәзер" диеп, бер мизгелгә яшь бала тәрбияләгән чорга кайтып килдек.
Сыйныф җитәкчесе - Венера Галимова бу кичәгә әниләрдән тыш, әбиләрне дә чакырган иде. "Бала - әни - әби, өч буынны очраштырасым килде",- дигән фикерен җиткерде ул. Әбиләргә рәхмәт, ерак араларны якын итеп, мәсәлән, Диләрә Шаговәлиеваның әбисе Әлмәттән үк, Артур Хәсәновныкы Куакбаштан, Рүзәл Ситдиковныкы Зеленая Рощадан килгән иде.
Бәйрәм актлар залында башланды. Укучылар әллә ничә төрле концерт номеры күрсәтте. Матур итеп бии дә беләләр, алар тарафыннан чегән, шәрыкъ биюен дә күзәттек. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр. Русча сөйләнеп йөргән булалар, әнә ничек матур итеп шигырь сөйлиләр икән бит. Кызлар башкаруында "Әбием" җыры әбиләр күңеленә сары май булып яткандыр. Ничек инде ятмасын ди, анда бит:
Әбием бәгърем, хәлең ничек,
Мине сагынасыңмы?
Озакламый җәйләр җитә,
Кайтам, каршыларсыңмы?
- дигән үтемле сүзләр бар.
III сыйныфлар Ислам дине нигезләрен өйрәнә, берничәсе Коръәннән сүрәләр укып күрсәтте. Айсылу Афзалова белән Регина Зианшина әбиләрчә киенеп, алар кебек сөйләшеп, күпләрне елмаерга мәҗбүр итте. "Балаларыбыз нинди оста, талантлы икән", дип утырдык. Аны вакытында күреп, ачарга ярдәм итәргә генә кирәк. Моңа, әлбәттә, сыйныф җитәкчеләре Венера Ләбибовна һәм гимназиядә "Айсылу" драма түгәрәге җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова зур өлеш керткән.
Укучылар куллары белән төнбоекка охшатып ясаган кечкенә бүләкләрен әниләренә, әбиләренә бүләк иткәндә, һәркем сак кына тотып, кадерле бүләк алгандай булды. Шулай булмый ни, балаң тырышып, саф күңелдән, сиңа ошасын дип, ясаган бит. Ахырдан барыбыз бергә "Кояш гомере" җырын башкарып, нокта куйдык, концертка гына әле.
Аннары класста табын янында балаларыбыз белән бергәләп рәхәтләнеп чәй эчтек, сөйләшеп утырдык. Ичмасам, рәхәтләнеп, туган телеңдә сөйләшеп була, барысы да татарлар ич. Менә шунысы күңелемә бик тә якын минем.
Кыскасы, ял итеп, аралашып, концерт карап кайттык ул көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев