Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Урмышлы мәктәбе укучылары иҗаты

Яз кояшы Көннәр җылы, кошлар кайтты, Чут-чут итеп сайрыйлар. "Кайда җайлы икән?", диеп, Алар оя сайлыйлар. Кояш көлә безгә күктән, "Әйдә чык, ди урамга. Гөрләвекләр китә хәзер Көймә агызмый калма". Кояш һаман кызыктыра, "Әйдә сал, ди, яулыгың. Язгы нур шифалы була, Какшамас һич саулыгың". Язгы нурларга ышанып, Йөрдем шулай яланбаш....

Яз кояшы
Көннәр җылы, кошлар кайтты,
Чут-чут итеп сайрыйлар.
"Кайда җайлы икән?", диеп,
Алар оя сайлыйлар.
Кояш көлә безгә күктән,
"Әйдә чык, ди урамга.
Гөрләвекләр китә хәзер
Көймә агызмый калма".
Кояш һаман кызыктыра,
"Әйдә сал, ди, яулыгың.
Язгы нур шифалы була,
Какшамас һич саулыгың".
Язгы нурларга ышанып,
Йөрдем шулай яланбаш.
Инде тавышсыз йөримен,
Алдады мине кояш.
Назлыгөл Галиева, VIII сыйныф укучысы
Кошлар җыры
Кош телләрен әгәр аңласам,
Тыңлар идем кошлар җырлавын.
Әйтер идем шушы җыр аша
Күңелемдә йөрткән уйларым.
Сөйлиләрдер алар кошларның
Кай илләрдә очып йөргәнен.
Чит җирләрдә гомер иткәндә
Туган җирне сагыну хисләрен.
Әгәр кошлар телен аңласам,
Кушылыр идем алар җырына.
Сөйләр идем сайрар кошларга
Газиз туган җирем турында.
Зөлфәт Хисамов, VIII сыйныф укучысы
Тукайның туган көне
Апрельнең таңы ата,
Ул бүген бик тә серле.
Габдулла Тукаебызның
Бүген бит туган көне.
Бүген хәтта җил дә исми,
Кояш кына елмая.
Кояш нурлары астында
Бар табигать җанлана.
Тукай шигырьләрен укып,
Күңелләрем моңлана.
Илүзә Галимҗанова, VII сыйныф укучысы
Хәйләкәр төлке
Бер хәйләкәр төлке
Төшкән төнлә авылга.
Хәйлә корып йөргән чакта
Батып калган ак карга.
Карга баткан төлке күреп,
Куян тәгәрәп көлгән.
Төлке кинәт сикереп куйгач,
Куян торып йөгергән.
Бу хәлләрне ишетеп,
Бүре дә килеп җиткән
Хәйлә капчыгы төлкенең
Тотып кирәген биргән.
Гөлфинә Ялалтдинова, VI сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь