Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Ач, шигърият, серләреңне!

Шагыйрь, композитор, җәмәгать эшлеклесе Разим Вәлиуллинның тууына 70 ел тулуга багышланган муниципаль шигырь бәйгесе язның үзе төсле шаулап узды. Ул көнне шәһәребезнең 7 нче мәктәбенә бәйгедә катнашучы укучылар, төбәгебезнең иҗат әһелләре җыелды. Бәйгене Башкортстанның Благовар районыннан килгән кунаклар - татар теле укытучылары да кызыксынып күзәтте. Туган якта торып яисә Татарстанда...

Шагыйрь, композитор, җәмәгать эшлеклесе Разим Вәлиуллинның тууына 70 ел тулуга багышланган муниципаль шигырь бәйгесе язның үзе төсле шаулап узды. Ул көнне шәһәребезнең 7 нче мәктәбенә бәйгедә катнашучы укучылар, төбәгебезнең иҗат әһелләре җыелды. Бәйгене Башкортстанның Благовар районыннан килгән кунаклар - татар теле укытучылары да кызыксынып күзәтте.



Туган якта торып яисә Татарстанда яшәгән якташ шагыйрьләребезнең иҗатын шигырь сөючеләргә, киң катлам укучыга җиткерү иде максатыбыз. Әлеге әдәби чара бүгенге көндә шәкертләребезнең шигърият белән янәшәдән атлаганлыгын дәлилләде. Катнашучыларны Шамил Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибулла, якташыбыз, танылган галим, шагыйрь Әнвәр Шәрипов, Лениногорск мәгариф идарәсе вәкиле Алия Вилдановадан торган жюри бәяләде. Чыгышлардан Лениногорскидагы, Шөгер төбәге белем бирү йорларында татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәләре тырышлыгы белән туган телгә, әдәбиятка, аерым алганда, тел күрке - шигърияткә мәхәббәт тәрбияләүдәге уңышлары, күркәм нәтиҗәләр күзгә бәрелеп тора. Белгәнебезчә, һәр шигъри тәлгәшнең эчке көе, моңы бар. Шуны тоя, тота алган нәфис сүз остасы могҗиза тудырырга сәләтле. Үз мәктәпләрендә җиңү яулаган иллегә якын яшь буын вәкиленең күпчелеге сәнгатьле сөйләм күнекмәләренә ия. Араларында тыңлаганда каз тәне чыгарырлык, чәчләр үрә торырлык, эчкерсез елмаю уятырлык, күздән яшь китерерлек шәкертләр барлыгы сөендерде. Әлеге мәртәбәле, кирәкле чарада катнашкан кунаклар, хезмәттәшләребез Башкортстан Республикасы Благовар районы ана теле укытучылары да безнең якта Шөгер белән шигырьнең игезәк икәнлегенә инандылар.
"Шигърият дөньясында", "Туган як", "Бәхетле балачак" номинацияләрендә җиңгән укучыларны мәгариф идарәсе Диплом һәм Мактау кәгазьләре, якташ шагыйрьләребезнең кул тамгасы салынган китаплары белән бүләкләде, алар яраткан язучылары белән истәлеккә сурәткә төштеләр. Шәһәрнең 7, 11, 12 нче, районның Сугышлы, Куакбаш, Тимәш мәктәпләре ана теле мөгаллимәләренең шигъри бәйгедә бик әйбәт чыгыш ясауларын аеруча билгеләп үтәсе килә.
13 нче һәм 4 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләгән, 2012 ел - тарихи-мәдәни мирас, Коръән елы уңаеннан оештырылган кичә, безне тагын бер тапкыр телебез, динебез, тарихыбыз, йолаларыбыз менә шундый милләтпәрвәрләр барында югалмас, җуелмас, татар яшәячәк, киләчәгебез өметле дигән ныклы ышаныч уятты. Менә шулай бүген дә, иртәгә дә татар халкына хас игелекле гамәлләр кылыйк, бергә, бердәм булып матурлыкка табынып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь